«Энергетик» тукталышында Лилия төшеп калды. Гадәттәгечә иртәнге якта шау-гөр килеп кайс...
«Энергетик» тукталышында Лилия төшеп калды. Гадәттәгечә иртәнге якта шау-гөр килеп кайсы кая ашыгучы халык арасына кереп күздән югалганчы, ул аңа борылып карады да тагын бер тапкыр елмайды. Ә Рафис паралич суккан кебек руль артында утырырга мәҗбүр. Булды! Кирегә юл юк! Бу кыз аның өчен көтелмәгән һәм бердәнбер максатына әверелде. Ул кызның эш графигын өйрәнде, трамвай тукталышына килеп басу вакытын минутына кадәр исәпләп чыгарды. Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә – иртәнге сменалар. Рафис, булдыра алганча, үз маршрутларын да көйләде, үзенә кирәк вакытта линиядә булу өчен кулдашлары белән алмашты. Аларның трамвайдагы кыска гына сөйләшүләре үзенә күрә бер ритуал, кислород, мәгънәгә әверелде. – Сезгә салкынмы? – дип сорады бервакыт Рафис, Лилиянең пәлтә якасын күтәрүен күреп. – Бу иске трамвайның миче начар җылыта. – Зарар юк, мин күнектем инде, – диде Лилия. – Безнең шифаханәдә дә эссе түгел. Икенче көнне Рафис Лилиягә бер кәгазь төргәк тоттырды. – Җылыткыч, – диде ул елмаеп. Иске свитерга төрелгән җылы кирпеч иде ул. – Двигательдә кыздырдым. Кыз аңа шундый гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе белән карады ки, хәтта Рафиснең кинәт кычкырасы килде. Бу мизгелдә ул Лилия өчен таулар күчерергә, күктәге айны менеп алырга әзер иде. Бервакыт, аеруча салкын көнне, ул түзмәде: – Лилия, сезне озатып куярга ярыймы? Сменадан соң? – дип сорады. Кыз юл буе эндәшмәде. Үз тукталышында чыгып барганда гына, ярым пышылдап: – Ярый, – диде. Аларның тарихы шулай башланып китте. Салкын Чаллы күге астында озаклап йөрүләр, тулай торакның буш бүлмәсендә чәй эчүләр һәм ике гашыйкның тойгы галәмен чагылдырган сүзсез, серле карашлар тарихы. Ул аңа барысын да сөйләде. Чиләбе турында. Хәрби хезмәт, табиблар куйган куркыныч диагноз турында. Идәнгә карап сөйләде. Кызның күзләрендә өмет өзелү, җирәнү, кызгану күрүдән куркып. Лилия бүлдермичә тыңлады. Аннары Рафиснең зур, тупас кулын үзенең кечкенә, салкын учларына алды. – Балалар – иң мөһиме түгел, Рафис. Иң мөһиме – кеше яхшы булсын. Ул кичне Рафис күп еллар эчендә беренче тапкыр елады. Ә Лилия, бала юаткандай, аның башыннан сыйпады. Алар тыйнак кына өйләнештеләр. ЗАГСта язылыштылар, торт һәм бер шешә шампан шәрабы сатып алдылар. Рафиснең машина алырга дип җыйган акчалары арендага бер бүлмәле фатир алырга китте. Иң куркынычы артта калгандай тоела иде. Хәзер бары тик алга, аларның тыйнак, ләкин шундый көтелгән бәхетенә! Алар уллыкка бала алырга хыялландылар. Инстанцияләр буенча йөрделәр, тиешле белешмәләр җыйдылар. Ләкин һәркайда бер генә киңәш ишетелде: «Яшь пар бит әле, сабыр итегез. Сезнең үз балагыз булырга мөмкин». Яшьләрне өметләндерергә тырышып әйтелгән бу ялган Рафиснең бәгыренә тереләй кисүдән дә авыр җәрәхәт ясады. Чөнки ул яхшы белә: аның үз баласы булмаячак. Беркайчан! Ә аннары, язның салкын бер иртәсендә, Лилия эшләгән хастаханәдән шалтыраттылар. – Лилия Фәритовна өйдәме? Кабул итү бүлмәсендә бер нәни кызны калдырганнар, – диде дежур табиб, дулкынланып. – Бер айлык. Записка да калдырганнар. Бөтен шәһәр буйлап чапканда Рафиснең йөрәге трамвай тәгәрмәчләре белән унисонга типте. Ул хастаханәгә атылып керде. Коридорда, махсус өстәлдә, чиста чүпрәкләргә төрелгән кечкенә генә бер җан иясен күрде. Аның янәшәсендә, урындыкта, кулына кәгазь кисәге тотып, агарынган Лилия утыра иде. «Кызны Света дип атагыз» дип язылган, – дип пышылдады ул, кулындагы кәгазьне Рафискә таба сузып. Рафис кызны кулына алды. Ул мамык шикелле җиңел иде, йокы аралаш, кечкенә генә кулы белән аның бармагын кысты. Шул мизгелдә җир шары кинәт бөтенләй икенче тарафка әйләнеп китте. Галәмдә яңа үзәк барлыкка килде. Рафис шушы ягымлы йөздән күзен ала алмыйча бик озак карап торды. Белеп тора – ул бөтенесенә дә әзер. Аның өчен! – Ул безнеке, Лилия. Безнең кызыбыз! Лилия сүзсез генә баш какты. Бәхеттән сукырайган Рафис бу мизгелдә аның шундый ачык күзләрендә аз гына да шик-шөбһә, курку, читләшү һәм салкынлык күләгәсен сизмәде... * * *