– Лилия, Алла хакы... – Рафис тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде. – Ул кечкен...
– Лилия, Алла хакы... – Рафис тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде. – Ул кечкенә бит әле! Әнисез ничек яшәр? – Аның әтисе бар. Аны бөтен йөрәге белән теләгән кеше. Шул җиткән. Лилия ишеккә таба үтте. Ишек төбендә туктады. – Әгәр булдыра алсаң, гафу ит. Ирнең кинәт бушап калган күкрәк читлеген яңгыратып, фатир тынлыгын шомга күмеп, шапылдап ябылган ишек тавышы ишетелде. Рафис, күпме вакыт үткәненә дә игътибар итмичә, хәрәкәтсез басып торды. Күрше бүлмәдән Светаның куркып чакырганы ишетелгәнче: – Әти? Света, йомшак уенчык аюны – аның бүләген күкрәгенә кысып, ишек төбендә басып тора иде. Зур күзләре яшь белән тулган. Ул барысын да ишеткән булып чыкты. Рафис, тезләнеп, кочагын җәйде. Света әтисе янына йөгереп килде. Рафис аны бөтен дөньядан, әле генә ишек артында яңгыраган рәхимсез хакыйкатьтән сакларга тырышкан кебек, кочагына кысты. – Әни киттеме? – дип сорады кыз, йөзе белән әтисенең муенына капланып. Рафис аның йомшак чәченнән сыйпап, тирән көрсенеп куйды. – Әни... әниең бик озын командировкага китте. Ә без синең белән, карлыгачым, икәү генә яшәрбез. Мин һәрвакыт синең белән булырмын. Һәрвакыт. Анысын сиңа вәгъдә итәм. Ул аны – үзенең кечкенә, нәфис Галәмен, кулларына күтәрде. Света – аның шатлыгы, борчуы. Аның яшәү мәгънәсе. Шулай итеп Рафис өчен яңа тормыш башланды. Иллюзияләргә урын булмаган, бары тик авыр, көндәлек эш һәм әти булу бәхетеннән генә торучы тормыш. Ул – ятимлектән үзе йолып алган кыз бала өчен бердәнбер якын кеше, аның атасы, анасы... (Дәвамы бар.)