Камәрия ВАФИНА
Камәрия ВАФИНА КАЙТАВАЗ - 1 Фәнис әледән-әле кулындагы сәгатенә карый. Вакыт дигәне бигрәк акрын уза бүген. Аны, тәҗрибәле җырчы буларак, яшь башкаручылар конкурсының жюри составына куйдылар. Яратмый ул хәзер мондый чараларны. Әллә талантлы яшьләр бетеп бара, әллә андыйларга сәхнәгә юл ябык, аңламассың. Чыгыш ясарга килүчеләрнең күбесе вокал ягыннан яхшы әзерлекле булсалар да, башкарулары күбрәк артистлануга кайтып кала. Концертларда шоу белән халыкны үзенә караткан популяр җырчылардан үрнәк алалардыр инде күрәсең. Сәхнәне шундыйлар тота шул бүгенге көндә. Ә Фәниснең күңеле моң эзли. Йөрәк түрләренә барып җитеп, күзләрне яшькә төрерлек моң җитми аңа. Чираттагы җырчының эчпошыргыч чыгышыннан соң Фәнис, үзенә тәнәфес ясап алырга теләп, шыпырт кына чыгып китте. Барыбер аның тавышы әллә ни әһәмияткә ия түгел. Берәүнең комиссия председателенә конверт төрткәнен күреп калганнан соң бөтенләй кәефе кырылды. Нәрсә дип аларны монда утырткан булалардыр. Бераздан әйләнеп килеп, залга якынлашканда Фәнис "шып" туктап калды. Ни бу? Колагы ялгыш ишетмиме Фәниснең? Әллә ул саташамы? Залда бернинди уен коралларына кушылмыйча берәү җыр башкара. Акапелла. Шундый йөрәккә якын тавыш... Таныш тавыш... Шул ук җыр! Фәниснең йөрәге еш-еш тибә башлады. Бу бит – Ул!.. Тукта саташма, Фәнис! Монда яшьләр конкурсы бара. Егерме елга якын вакыт узган, димәк, Аңа хәзер кырык яшь. Моның булуы мөмкин түгел! "Урманнарда йөрдем иркен сулап – Бигрәк хуш исле нарат ылысы. Йөрәк яраларын төзәтәдер Күз карашкайларыңның җылысы..." Фәнис, ачык ишектән ярты гәүдәсе белән генә кереп, тыңлый башлады. Сәхнәдә аңа таныш булмаган кыз. Ул Фәниснең кергәнен шунда ук күрде һәм елмаеп куйгандай итте. "Урманнарда йөрдем җәйге таңда, Басылмасмы дип сагыш күңелдә. Төннәрне яктырткан ай шикелле Булсаң иде тормышым күгендә..." Фәнис дулкынланудан күзләрен йомды. Еракта, бик күп еллар, баш әйләндергеч вакыйгалар артында калган җырның кайтавазы иде бу. Моң Фәнисне сихерләде. Әйтерсең, вакыт тәгәрмәче кирегә әйләнә башлап, ул яшьлегенә кайтып төште. Кыз, җырлап бетергәч, Фәнискә тагын бер күз сирпеп алды да сәхнә артына кереп югалды. Карап утыручылар гөрләтеп кул чаба башлагач кына аңына килде Фәнис. Урынына барып утыргач, янындагы иптәше: – Синең берәр туганың мәллә бу кыз? Бик тә сиңа охшаган, – диде. Фәнис, җыр тәэсирендә, үз уйларына бирелеп, кызның йөзенә әллә ни игътибар итмәгән иде. Ул, аптырап, "юк" дигән мәгънәдә баш селкеде. Конкурс тәмамлануга Фәнис сәхнә артына ашыкты. Тик кызны очрата алмады. Җырын башкару белән, самолетка соңга калам, дип, ашыгып чыгып киткән. Фәнис аның Сургут шәһәреннән икәнен, исеме Салихова Рузана булуын гына белә алды. Инде өметен өзеп чыгып барганда аны бер кыз туктатты һәм: – Менә, моны Сезгә бирергә куштылар, – дип, Фәнискә кечкенә төргәк тоттырды. – Сез ул кызны беләсезме әллә? – дип сорады ул, каушап. – Юк, без аның белән бүген генә таныштык. Төргәк инде Фәниснең күңелен кымырҗыта башлаган иде. Нинди сер икән аның эчендә? Ул, капыл гына борылды да, кызу-кызу атлап, чыгу ишегенә юнәлде. Өенә кайткач, төргәкне күкрәгенә кысып, берникадәр вакыт диванда утырып торды Фәнис. Бу төргәкнең сере Аңа барып тоташканын ул бөтен җаны-тәне белән тоя иде инде. Әйе, ул ялгышмаган, төргәкне ачуга, аның борынына таныш ис – кыр чәчәкләре исе килеп бәрелде. Зәлидә... Фәниснең тормышына уйламаганда килеп кергән һәм бернинди хәбәр калдырмыйча кисәк юкка чыккан Зәлидә... Күпме эзләде аны Фәнис, күрәзәчеләргә дә барды хәтта. Аның исән икәнлеген әйткәч кенә күңеле бераз тынычланды. Тик, барыбер, вакыт-вакыт үзәкләрне өзеп, сагындыра, юксындыра иде Зәлидә. Аның тормыш юлында бүтән аның кебек саф күңелле, эчкерсез хатын-кыз очрамады. Шуңадырмы, юлында очраган хатын-кызлар арасында тормыш юлын аның белән бәйләргә теләүчеләр булса да, өйләнергә теләмәде. Зәлидәдәге ихласлык юк иде аларда.