22 ИЮНЬ - ХӘТЕР ҺӘМ КАЙГЫ КӨНЕ🕊️ — 22 июня 2026 г. в 04:29:00.133
22 ИЮНЬ - ХӘТЕР ҺӘМ КАЙГЫ КӨНЕ🕊️ 85 ел үтсә дә, бу көн халкыбыз хәтерендә яши һәм мәңгегә яшәр. 1941 елның 22 июнь таңы - илебезне бөтенләй икенче юнәлешкә борган, халыкны ачы күз яшьләренә манчыган көн... 🕯1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны – газиз балаларсыз, хатыннарны – тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз һәм кызларсыз калдырды. Бу көнне, фронтта һәм тылда кылынган батырлыкларны оныту мөмкин түгел... Ватаныбыз иреге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!🙏🏻 Россия президенты В.В.Путинның указы буенча 22 июньдә «Бер минутлык тынлык» акциясе уза. Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатыла. Шулай ук 60 секундка телевидение һәм радио тапшырулары туктап торачак. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак...

