«Кряшен чибяре-2026» кем булыр икән? 18 июльдә беләчәкбез! — 1 июля 2026 г. в 05:31:01
«Кряшен чибяре-2026» кем булыр икән? 18 июльдә беләчәкбез! Ә бүген чираттагы чибәркәй белән таныштырабыз — София Самойлова👑 🗓Туган көне: 6 июнь, 2010 ел. 📍Кайдан: Тукай районы, Мәләкәс авылы. 🏫Уку/эш урыны: 10нчы класста укый. ❤️🔥Девиз: «Авырлыклардан куркып, артка чигенмә, алга бар, сине уңышлар көтә». ⚡️Хобби: «Питрау» балалар фольклор ансамбленә йөри; «Яшьлек» бию коллективында шөгыльләнә; «Супер Кряшен» КВН командасында уйный. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең бай мирасына тагын да якынаю, аны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру. 🫶Бердәмлек нәрсә? Уртак максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү. Дуслыкта, ярдәмләшүдә һәм аңлашуда, аеруча катлаулы чакларда бер-береңә терәк булуда. 🌻Керәшен хатын-кызы... бу дөньяның матурлыгы, аны табигать аерым наз белән яраткан. Ул — таң алды нуры, әле төшке кояшка әйләнмәгән, ләкин инде яктылык бүләк иткән. Уңышлар юлдаш булсын, София! 📸Фото: Эльмира Шрыкова. 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы.