«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. — 2 июля 2026 г. в 09:40:01
«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Дарья Дементьева👑 🗓️Туган көне: 18 октябрь, 2007 ел. 📍Кайдан: Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы. 🏫Уку/эш урыны: Казан федераль университеты студенты. ❤️🔥Девиз: «Игелекле йөрәк белән аерылып тор». ⚡️Хобби: фотога төшерү, видеороликлар ясау, шигырьләр уку. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшен мәдәниятенең бай, матур һәм үзенчәлекле икәнен күрсәтү. Үз-үзен сынап карау. Питрәч районы данын горурлык белән яклау. 🫶Бердәмлек нәрсә? Татулык, халкыбыз көче. Бер-береңә карата ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булу. Бер фикергә килеп, уртак максатларга ирешү. 🌻Керәшен хатын-кызы... гаилә учагы, йола-гадәтләрне саклаучы. Дарьяга уңышлар телибез! 📸Фото: Эльмира Шрыкова. 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы.