Таныш булыгыз: — 30 июня 2026 г. в 08:21:13
Таныш булыгыз: «Кряшен чибяре-2026» финалисты — Аделина Архипова👑 🗓️Туган көне: 7 май, 2006 ел. 📍Кайдан: Балык Бистәсе районы, Үри Чаллысы авылы. 🏫Уку/эш урыны: Казан федераль университетында укый. ❤️🔥Девиз: «Кем батырчылык итә - шул җиңә! Барлык чикләүләрне дә кеше үзе уйлап таба». ⚡️Хобби: китап уку, спорт белән шөгыльләнү. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең мәдәниятен, йола-гадәтләрен популярлаштыру, саклау, өйрәнү, шулай ук үзенең сәләтләрен күрсәтү. Тәҗрибә белән уртаклашу һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту. 🫶Бердәмлек нәрсә? Кешеләрнең уртак кыйммәтләргә һәм максатларга, шулай ук бер-берсенә хөрмәткә нигезләнгән берләшүе. Үзара аңлашу һәм ярдәм атмосферасы тудыра, кыенлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә юл ача. 🌻Керәшен хатын-кызы... ыруының мирасы белән горурлана, туган телен һәм үз халкының йола-гадәтләрен саклауда актив катнаша, үткән һәм киләчәк арасында бәйләүче булып тора. Аделина, уңышлар сиңа! 📸Фото: Эльмира Шрыкова. 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы.