«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез 👑 — 29 июня 2026 г. в 09:25:09
«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез 👑 Бүген сүзебез Ирина Тимофеева турында. 🗓️Туган көне: 18 март, 1999 ел. 📍Кайдан: Балык Бистәсе районы, Троицкий Урай авылы. 🏫Уку/эш урыны: Казан федераль университетының Алабуга институтында магистратурада укый; үз студиясендә дизайнер/художник буларак мастер-класслар уздыра; маникюр остасы. ❤️🔥Девиз: «Барысы да яхшы булачак, чөнки уңышсызлык минем өчен түгел». ⚡️Хобби: рәсем ясау, спорт белән шөгыльләнү. ✅Конкурста катнашу максаты: ыруым турында күбрәк белү, халкыбызның бөеклеген тою һәм аны киләчәк буыннарга да тапшыру. Иң мөһиме — үз карендәшләрем арасында булу. Конкурс аша керәшен чибәренең максатчан икәнен күрсәтү теләге. Таҗ — шуның билгесе. 🫶Бердәмлек нәрсә? Бар халкыңа бердәнбер булган хәтер һәм якты киләчәк. 🌻Керәшен хатын-кызы... елга буендагы каен кебек: тамырлары — җир тирәнлегендә, ботаклары кояшка тартыла, ә үзе эчтән балкып тора. Ул — талдай сыгылмалы, ләкин аның үзәге нык. Кайда гына яшәсә дә, үзенә көч бирә торган туган җире хәтерендә. Уңышлар сиңа, Ирина! 📸Фото: Эльмира Шрыкова 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы.