Бүген мәдәни үзәгебезнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина ү... — 10 июля 2026 г. в 06:11:57.471
Бүген мәдәни үзәгебезнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина үзенең туган көнен билгеләп үтә🎂 Хөрмәтле Ирина Айдаровна!💐 Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез - үз эшенең остасы, чын профессионал, керәшеннәрнең киләчәге өчен янып-көеп йөрүче шәхес. Ә гаиләдә сез - яраткан бала, сөекле хатын һәм әни, яхшы дус. Тормышыгыз, бәхетегез һәрчак шулай түгәрәк булсын🤗 Зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашырырлык энергия телибез. Алга таба да Җырчы Җәкәү җортында уртак эшебез белән янып, бергә-бергә армый-талмый эшләргә язсын🙌 Тормышыгыз һәрчак җылы җәйләр кебек булсын🌸

