Безнең Ангелина Мухина - «Кряшен чибяре-2026»😍👑 — 19 июля 2026 г. в 12:57:00.709
Безнең Ангелина Мухина - «Кряшен чибяре-2026»😍👑 Безнең дибез, чөнки Ангелина - мәдәни үзәгебез хезмәткәре. Әле тагын «Тумар» фольклор ансамбле солисты, «Гөргери киленнәре» КВН командасы уенчысы, лингвистика юнәлеше буенча магистр, аспирант. Конкурста ул Питрәч районы данын яклады. Акчалата приз, «Кряшен чибяре» титулы һәм таҗына өстәп, Ангелинага тагын бер бүләк булды: сөйгәне Дмитрий бар кеше алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады😍 Питрау кавыштыра, дип әйтүләре рас килде. Покрауга туй көтәбез инде хәзер😉 Ангелинаны зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын! Конкурста икенче урынны — Аделина Архипова (Балык Бистәсе), өченче урынны Полина Григорьева (Тукай) яулады. Ә Анастасия Шумитова — l дәрәҗә Мамадыш муниципаль районы «Кряшен чибяре». Ангелина Солганова исә II дәрәҗә Мамадыш муниципаль районы «Кряшен чибяре» титулына ия булды👏🏻 💫Шулай ук аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде: «Иң яхшы җыручы» Ангелина Солганова «Иң яхшы биюче» Полина Григорьева «Иң сөйкемле» Анастасия Шумитова «Йолаларны яхшы белүче» Дарья Дементьева «Иң ягымлы» Ирина Тимофеева «Иң жор телле» София Самойлова «Иң тапкыр» Ангелина Мухина «Иң яхшы этник костюм» Альбина Михайлова «Иң уңган» Алиса Сабаева «Онлайн Кряшен Чибяре» - Аделина Архипова Кызларның барысына да котлауларыбызны җиткерәбез! Сез - иң-иңнәре😍 📸Фото: Алина Кондратьева

