Питрау үтте - җәй бетте, диләр🌿 — 28 июля 2026 г. в 07:58:26.421
Питрау үтте - җәй бетте, диләр🌿 Ә Питрауда җыелышып, карендәшләр белән аралашып, хәл-әхвәл сорашып, бергәләп күңел ачып туплаган хис-кичерешләр, Тырлау аланында алган энергия ел буена саклана♥️ Һәм истәлеккә бик күп фотолар, видеолар кала. Менә шундый бер видео белән уртаклашабыз. Гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне истә тотучы, кадерләп саклаучы, киләчәк буынга җиткерүче буын булганда, без бик бәхетле☺️

