Бүген танылган карендәшебез - шагыйрә, журналист, драматург, «Белла» Халыкара премиясе ... — 13 августа 2026 г. в 07:40:59.382
Бүген танылган карендәшебез - шагыйрә, журналист, драматург, «Белла» Халыкара премиясе лауреаты, Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре иясе Луиза Янсуарның туган көне🎂 Луиза - кая гына барса да, курыкмыйча үз сүзен әйтә, керәшен дөньясын дөрес итеп ача һәм таныта торган шәхесебез. Безнең Җәкәү җортының да якын дусты ул. Узган ел куелган «Мин - Җан-Туфрак» музыкаль спектакле, әле быел март аенда булып узган Клара Булатованы искә алу кичәсе бик җылы тәэсирләр калдырды, яратып кабул ителде☺️ Туган көне белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Сәламәт, бәрәкәтле тормыш, сикәлтәле иҗат һәм тормыш юлын үтәрлек көч һәм илһам, энергия, яңадан-яңа идеяләр һәм аларның тормышка ашуын телибез♥️

