«СҮЗЛЕК ҺӘМ СҮЗ БАЙЛЫГЫ»📖 — 6 июня 2026 г. в 09:00:48.969
«СҮЗЛЕК ҺӘМ СҮЗ БАЙЛЫГЫ»📖 Александр Сергеевич Пушкин ижаты - рус әдәби теленең нигезе һәм Ватаныбыз мәдәниятендә зур мирас. Рус телендә миллионлаган төрле милләт халыклары аралаша ала. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Мансурова Г.Ә. “Бәхетле балачак” мәктәп яны лагеренә йөрүче укучылары өчен Рус теле көненә багышланган чара үткәрде. Балалар А.С. Пушкин тормыш юлы турында видеолекция һәм “У Лукоморья дуб зеленый” әсәрен карадылар. Аннары рус теле буенча белемнәрен сынадылар, Александр Сергеевич әсәрләрен сөйләделәр. “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” девизын алып, безгә классик һәм хәзерге заман авторларының әсәрләрен укып, дөрес сөйләшергә, аңлашырга, тыңларга һәм язарга өйрәнергә тиешбез. Шул вакытта гына мәдәни мирасыбыз сакланачак һәм киләсе буыннарга тапшырылачак❤️

