РУС ТЕЛЕ КӨНЕ БЕЛӘН!📖🪶 — 6 июня 2026 г. в 08:30:46.996
РУС ТЕЛЕ КӨНЕ БЕЛӘН!📖🪶 Бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Александр Сергеевич төрле халыкларны берләштерүче, матур һәм бай тел бүләк иткән. Бөек классикның мирасы безне Ватаныбыз, халыкларыбыз бердәмлеге өчен игелекле эшләргә рухландырсын! Без Пушкин Казанда булган урынарны тупладык: Дворяннар җыены кунакханәсе А.С.Пушкинның Казанда кайда тукталуы турында тарихчыларның берничә фаразы бар. Кайберәүләр аны Казанның иң яхшы урыны - дворяннар җыены кунакханәсендә тукталган дип уйлыйлар. Ул Петропавловск тыкрыгында − хәзерге Рәхмәтуллин урамында урнашкан. Нәкъ менә биредә Пушкин очраклы рәвештә шагыйрь Евгений Боратынский белән очрашкан дигән фикер бар. Грузинская урамы Истәлекләр буенча, 6 сентябрь иртәсендә Грузинская урамыннан (хәзер К.Маркс урамы) ул Сукно бистәсенә юнәлә, анда бик күп язмалар әзерли, шәһәр картларыннан сораша. Сукно бистәсендәге Сукно фабрикасының иске бер катлы таш бинасын карый. Фукс йорты Карл Фукс Казан университетында укыткан һәм туган якны өйрәнү белән мавыккан. Пушкин Фуксның Владимирская (хәзер Мәскәү) урамындагы йортында кунак була. Бу - шагыйрь булган, хәзергә кадәр сакланып калган бердәнбер бина. Пушкин урамы Пушкин урамы – Казандагы иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казансу елгасының биек ярында Федоровский монастыреннан башлана. 1899 елда, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан, әлеге урамга аның исеме бирелә. Шагыйрь һәйкәле 1956 елда Пушкин урамы 2 йортта урнашкан опера һәм балет театры янында Пушкинга һәйкәл а ачыла. Ел саен 6 июньдә казанлылар биредә җыелып А.С. Пушкинны искә ала, аның әсәрләрен укый. Казанда шулай ук А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге дә бар. Татарстанда Пушкин исемендәге ике лицей - Яр Чаллыда 78 нче һәм Яшел Үзәндә 9 нчы лицей эшли. Ике уку йорты да республиканың иң яхшы мәктәпләреннән санала.

