Әйләнәдә - гөлләр. — 26 июня 2026 г. в 19:09:03.500
Әйләнәдә - гөлләр. Тормыш якты, Бәйрәм хисе бүген күңелдә! Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп, Горурлана һәркем бу көндә! Гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада онытылмас мизгелләр күп булды: ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләре, чын күңелдән башкарылган биюләр. Барлык чыгыш укытучылар, әти - әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан алкышларга күмелде!👏 💬 "Укучылар, бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнегез. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез! Уңышлы юллар сезгә!" - дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. 9 нчы сыйныф укучылары, сезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз! Әти - әниләрегезнең, укытучыларыгызның ышанычларын аклагыз, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булыгыз! Мәктәп еллары күңелләрегездә якты хатирәләр булып калсын!❤

