Котлыйбыз👏 — 23 июня 2026 г. в 10:10:36.977
Котлыйбыз👏 2026 елның 17 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Без — мәскәүлеләр: минем шәһәрем, минем илем, минем дөньям» XIV мультимедиа конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 5Б сыйныфы укучысы Вәлиев Рөстәм 1 нче урынны яулады һәм Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылды. Бүләкләү тантанасында 200дән артык кеше катнашты. Алар арасында җиңүчеләр, аларның әти-әниләре һәм түбәндәге төбәкләрдән килгән педагоглар бар иде: • Мәскәү һәм Санкт-Петербург; • Мәскәү өлкәсе (Королёв, Солнечногорск, Наро-Фоминск, Серпухов, Протвино, Подольск); • Удмуртия (Игра бистәсе); • ХМАО-Югра (Малый Атлым авылы); • Түбән Новгород өлкәсе (Саров шәһәре); • Йошкар-Ола һәм Марий Эл Республикасы; • Татарстан Республикасы (Казан шәһәре). Конкурста Россиянең 27 төбәгеннән (шул исәптән Мәскәүдән) 2600дән артык кеше катнашты. Бүләкләү вакытында өстәмә рәвештә транспорт темасына багышланган әдәби флешмоб уздырылды. Вәлиев Рөстәм «Балалар» номинациясендә дә беренче урынны алды. Афәрин, Рөстәм! Горурланабыз!🩵

