Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
Новости
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Кайгылы хәбәр Балалар шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов арабыздан мәңгелеккә китте. Мөҗәһит Әхмәтҗанов — балалар әдәбиятына, мәгарифкә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән, иҗаты һәм хезмәте белән күпләрнең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның якты истәлеге, иҗади мирасы, шигырьләре киләчәк буыннар өчен дә кадерле булып калыр. Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннары һәм барлык иҗатташ дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларга бу авыр кайгыны кичерергә сабырлык һәм рухи көч телибез. Мөҗәһит Заһит улы белән хушлашу иртәгә, 18 октябрьдә, сәгать 10.00да үз йортыннан булачак дип планлаштырыла. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Мөслимдәге янгында 40 яшьлек хатын-кыз һәлак булды 24 октябрь көнне төнге сәгать 11дә Мөслим авылындагы шәхси йортта янгын чыкты. Ут кирпеч белән тышланган бер катлы щитлы йортны ялмап алды. 80 квадрат метр мәйданны биләп алган янгынны сүндергәндә, 40 яшьлек хатын-кызның мәете табылды – Янгынның беренчел сәбәбе – электр чыбыкларындагы кыска ялганыш. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. Ел башыннан районда бу – унсигезенче янгын очрагы, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Вильям Тайбактин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә: - Төзек булмаган электр приборларын, розеткаларны һәм озайткычларны кулланмагыз. - Эшләп торган электр җылыткычларын караучысыз калдырмагыз. - Электр челтәренә артык йөкләнеш кит…
Читать целиком15 мең китап, борынгы кулъязмалар һәм балачак хыялы... Мөслим мәктәбенең үзенчәлекле китапханәсе нинди серләр саклый? Биредә гарәп хәрефләре белән басылган борынгы китаплар да, совет чоры парталары да, заманча технологияләр дә бар. Ә шушы гаҗәеп дөньяның хуҗасы Айгөл Миргалимова балачакта ук китапханәче булырга хыялланган! Ни өчен башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә ашкынып йөрсә, өлкәнрәкләр китаптан ерагая? Бүгенге балалар нинди әсәрләр укырга ярата? Смартфоннар заманында китапның киләчәге бармы? 12 ел гомерен балаларны китап белән дуслаштыруга багышлаган Айгөл Миргалимова белән әңгәмәдә шушы һәм башка кызыклы сорауларга җавап эзләдек. Мәктәп китапханәсенең без белмәгән яклары турында укыгыз! vk.ru/@musluminform-kitapka-mhbbt-uyatuchy Ә сез мәктәп китапханәсеннән алып укыга…
Читать целикомӘНИЕҢ ТУРЫНДА ЯЗ ҺӘМ БҮЛӘК ОТ! Дөньяда иң кадерле кеше кем ул? Әлбәттә, ӘНИ! Аның җылы кочагы, назлы карашы, хәер-догалары безне гомер буе озата бара. Ә сез әниегезгә яратуыгызны еш әйтәсезме? Тиздән иң җылы, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне! Шул уңайдан «Мөслим-информ» «Көннәр якты булсын өчен әни кирәк» исемле иҗади бәйге игълан итә! Әйдәгез, әниләребезгә мәхәббәтебезне сүзләр аша җиткерик! Газиз әниегез турында күңел түреннән чыккан эссе яки мәкалә языгыз. Аның белән бәйле иң кадерле хатирәләрегезне, кызыклы вакыйгаларны, әйтеп бетерә алмаган рәхмәт сүзләрегезне безнең белән уртаклашыгыз! Катнашучыларны нәрсә көтә? Язмаларыгыз «Мөслим-информ»ның социаль челтәрләрендә басылачак. Иң матур, иң тәэсирле язмалар авторларын бүләкләр көтә! Ә иң яхшы иҗат җимешләре «Авы…
Читать целиком«Алгарыш-2026» грантында җиңү! Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Флюр кызы Гәрәева ТР Хөкүмәтенең дәрәҗәле «Алгарыш-2026» гранты җиңүчесе булды! «Алгарыш» гранты – педагогларның һөнәри үсеше өчен зур мөмкинлек. Программа укытучыларга чит илләрнең алдынгы белем бирү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерү һәм стажировка узу мөмкинлеге бирә. Аның төп максаты – Татарстан мәктәпләрендә заманча укыту алымнарын һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү. Бәйгедә җиңүе нәтиҗәсендә Алсу Гәрәева Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендәге ES World халыкара үзәгендә квалификация күтәрү курслары узды. Ул инглиз телен укытуның алдынгы методикаларын, шул исәптән CLIL (Content and Language Integrated Learning) алымын үзләштерде. Әлеге методика уку фәннәрен чит тел аша өйрәнүгә нигезлә…
Читать целиком«Улыгыз белән горурлана аласыз!» Әти-әни өчен баласының уңышларыннан да зуррак сөенеч бармы икән?! Бигрәк тә улыңның хәрби хезмәттә үзен лаеклы яктан күрсәтүе, командирларының хөрмәтен казануы турында хәбәр алу – икеләтә горурлык. Галина һәм Динар Госмановлар гаиләсенә дә шундый куанычлы хәбәр килеп ирешкән. Алар разведканың кече белгечләрен әзерләү уку үзәге командованиесеннән Рәхмәт хаты алган. Хатта уллары Илвир Госмановның хәрби хезмәттәге уңышлары югары бәяләнә. Егет үзен җаваплы, тәртипле, тырыш һәм намуслы хәрби хезмәткәр итеп таныткан. Хәрби әзерлек буенча яхшы һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, хезмәттәшләренә үрнәк булган. Командирлары Илвирның һәрвакыт ярдәмгә әзер торуын, хәрби коллективта абруй казануын, үз вазифаларын намус белән башкаруын аерым билгеләп үтә. «Үзенең намуслы хе…
Читать целикомТАРЫ ТӘБИКМӘГЕ – МИЛЛИ ТАБЫНЫБЫЗ КҮРКЕ! Татар халкының милли ашлары арасында тары тәбикмәге аерым урын алып тора. Әбиләребездән мирас булып калган бу ризык үзенең тәме, туклыклылыгы һәм әзерләү үзенчәлекләре белән кадерле. Ә сез тары тәбикмәгенең ничек әзерләнүен беләсезме? Аның серләре турында Гөлнара Хафизова карточкаларда сөйли! Ошаса, үзегезгә саклап куегыз, дусларыгыз, туганнарыгыз белән бүлешегез. Ә сезнең гаиләдә тары тәбикмәге пешерәләрме? #карточки_МИ #карточки #тәмлетамак #аш_су
МӨСЛИМ УКЫТУЧЫЛАРЫ – «МАЭСТРО» РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНДӘ! 29 октябрьдә Казанда узган «МАЭСТРО» республика һөнәри бәйгесендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә фортепиано һәм вокал-хор сәнгате бүлекләре педагоглары чыгыш ясады: Татьяна Панова – вокал; Фортепиано триосы: Филүзә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина, Татьяна Панова; Гүзәл Галиева – вокал; «Сердәш» вокаль дуэты: Айгөл Шәйгәрданова һәм Гөлназ Йосыпова. Вокалистларның концертмейстеры – Розалия Хәбибуллина. Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи. Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00 #КонтрактМинобороныРТ
Җомга мөбарәк булсын, дуслар! Тән сихәте, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез сезгә! Йөрисе юлларыбыз хәерле, саулыкларыбыз ныклы булсын, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын! Римма Афзалова фотосы.
Балалы гаиләләр, инвалидлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар ташламалы автокредитлау программасы буенча автомобиль сатып ала алалар. Бу хакта «Абзац»ка икътисадчы Андрей Бархота сөйләде. Эксперт сүзләренчә, ташлама күләме сатып алучы категориясенә бәйле. Әйтик, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр 25% ташлама алырга мөмкин, ә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр – 10%. Медицина хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм инвалидлар өчен дә ташламалы шартлар каралган. Дәүләт ярдәме үзебездә җитештерелгән автомобильләргә кагыла. Беренче чиратта сүз АвтоВАЗ һәм Ульяновск автомобиль заводы (УАЗ) машиналары турында бара. Ташламалы автокредит рәсмиләштерү өчен сатып алучыга паспорт, машина й…
Читать целикомМөслим урта мәктәбенең "Аҗаган-75" командасы – Бөек Җиңүгә 30 ел тулуга багышланган районкүләм ярышлар җиңүчесе. Җитәкчеләре – Альберт Иванов һәм Тамара Ханова. Фотоны Альберт Иванов тәкъдим итте.