МӨСЛИМ УКЫТУЧЫЛАРЫ – «МАЭСТРО» РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНДӘ!
МӨСЛИМ УКЫТУЧЫЛАРЫ – «МАЭСТРО» РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНДӘ! 29 октябрьдә Казанда узган «МАЭСТРО» республика һөнәри бәйгесендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә фортепиано һәм вокал-хор сәнгате бүлекләре педагоглары чыгыш ясады: Татьяна Панова – вокал; Фортепиано триосы: Филүзә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина, Татьяна Панова; Гүзәл Галиева – вокал; «Сердәш» вокаль дуэты: Айгөл Шәйгәрданова һәм Гөлназ Йосыпова. Вокалистларның концертмейстеры – Розалия Хәбибуллина. Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният