Икмәкнең кадерен беләбезме?
Икмәкнең кадерен беләбезме? 16 октябрь – Бөтендөнья икмәк көне! Өстәл түрендә – икмәк! Аның хуш исе балачакны, әни пешергән кайнар ипине, авыл мичен хәтерләтә. Икмәк – ризык кына түгел, ул игенченең маңгай тире, җирнең бәрәкәте, халкыбызның иң кадерле нигъмәте. Ә сез кайсы икмәкне яратып ашыйсыз? Мичтә пешкән авыл ипие Кетердәп торган ак ипи Кара ипи Әни яки әби пешергән өй икмәге Кайнар икмәк булса, барысын да яратам! Җавабыгызны комментарийларда языгыз! Ә сезнең балачактагы иң тәмле икмәк нинди иде? Бәлки, гаиләгездә әле дә икмәк пешерү серләре сакланадыр? Хатирәләрегез белән уртаклашыгыз! Икмәкле йорт – бәрәкәтле йорт! #календарьда_дата