Перейти к содержимому
Максиметер

Мөслимнең яшь тикшеренүчеләре – республика конференциясе призерлары!

Мөслимнең яшь тикшеренүчеләре – республика конференциясе призерлары! 16 октябрьдә Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Табигатьне саклау – безнең бурыч» («Наше дело – природу беречь») I республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.  Мөслим урта мәктәбеннән Элина Байрханова (6в сыйныфы) «Экологик культура» секциясендә II урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе – Илмира Сәфәргалина.  Мөслим урта мәктәбендә белем алучы Фәридә Нәбиуллина (1а сыйныфы) «Чәчәкле алан» секциясендә III урын яулады. Фәнни җитәкчесе – Гөлнур Мирсалихова.  Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучысы Ралина Сөләйманова «Көзге экологик календарь» номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  Алия Мәгалимова һәм Ләйлә Баһауова (10 сыйныф, Мөслим урта мәктәбе) «Туган якның экологик проблемаларын өйрәнү» секциясендә үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Фәнни җитәкчеләре – Фәридә Мостаева. Саидә Андреева (1а сыйныфы, Мөслим лицее) – "Газеталардан костюм", София Митрофанова (Мөслим гимназиясе) "Чәчәкле алан" номинацияләрендә чыгышлар ясадылар. Җитәкчеләре – Алсу Зиазова, Эльвира Ермолаева.  Конференциядә Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнова да катнашты. Ул «Укучыларга экологик тәрбия бирүдә экоадвент-календарь куллану» темасына чыгыш ясап, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.  Конференция яшь тикшеренүчеләргә белемнәрен күрсәтү, экологик мәсьәләләр турында фикер алышу һәм яңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирде.  Укучыларыбызны һәм аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз! Яңа ачышлар, иҗади эзләнүләр һәм киләчәктә дә зур җиңүләр телибез! Фотолар – Мөслим гимназиясеннән һәм Мөслим урта мәктәбеннән. #Мөслим_мәгарифе

279 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

852 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.