Перейти к содержимому
Максиметер

Китап кына түгел, журнал да укыйбыз!

Китап кына түгел, журнал да укыйбыз!  Мөслим үзәк китапханәсендә «Күбәләк» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен «Матбугат планетасы» дип исемләнгән танып белү дәресе узды.  Китапханәче балаларны китапханәдәге журналлар, аларның эчтәлеге һәм кызыклы сәхифәләре белән таныштырды. Нәниләр исә үзләре яратып укый торган журналлар турында сөйләде, әңгәмәдә актив катнашты.  Очрашу барышында балалар китаплар белән беррәттән газета-журналлар укуның да файдалы һәм кызыклы булуына төшенде.  Ә сез балачакта нинди журналлар укырга ярата идегез? Фото – район үзәк китапханәсеннән.

281 просмотров

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.