️ ИГЪТИБАР, ШОФЕРЛАР! ҺАВА ТОРЫШЫ НАЧАРЛАНА!
️ ИГЪТИБАР, ШОФЕРЛАР! ҺАВА ТОРЫШЫ НАЧАРЛАНА! Синоптиклар фаразлавынча, 5–6 ноябрь көннәрендә Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көчле кар явуы, кар көртләре һәм буран көтелә. Күз күреме 1 чакрымга кадәр начараячак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыра! Төп киңәшләр: Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелыгыз. Хәрәкәт тизлеген һава һәм юл шартларына карап сайлагыз. Иминлек каешларын кулланыгыз. Балаларны махсус автокреслоларда гына йөртегез. Юлларда сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Фото – ясалма фәһем. #МөслимИнформ #ҺаваТорышы #ЮлХәрәкәтеИминлеге #СакБулыгыз #Татарстан
Канал в каталоге Максиметера
862 подписчиков · Новости