🥉 Дөньякүләм дәрәҗәдәге җиңү!
🥉 Дөньякүләм дәрәҗәдәге җиңү! Мөслим районы өчен сөенечле һәм горурлык хисе уята торган яңалык! Наира Никогосян армрестлинг буенча дөнья чемпионатында бронза медаль яулады! Бу көннәрдә Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә дөньяның 63 иленнән килгән спортчылар катнашында дөнья чемпионаты уза. Наира мактаулы пьедесталга күтәрелеп кенә калмады, ә Россиянең спорт мастеры нормативын да уңышлы үтәде! Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, ул илебезне, туган республикабызны һәм Мөслим районын халыкара аренада лаеклы тәкъдим итте. Әлеге зур уңыш артында тренер Ларис Бариевның тырыш хезмәте, тәҗрибәсе һәм остазлыгы да тора. Югары дәрәҗәдәге спортчыны әзерләгәне өчен аңа зур рәхмәт! Яңа җиңүләр, яңа үрләр, ныклы сәламәтлек һәм районыбызның спорт данын тагын да арттыруларын телибез! Афәрин, Наира! Мөслим синең белән горурлана! 🇷🇺💪 #Мөслим_спорты