🏆 Технологик алгарыш юлында зур җиңү!
🏆 Технологик алгарыш юлында зур җиңү! Мөслим лицееның укучылар командасы «Технологик алгарыш территориясе» проекты финалында җиңү яулады! 🎉 Әлеге проект Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Ул республика күләмендә узучы «Физик-химик алгарыш» чарасы кысаларында тормышка ашырылган. Финал этабында лицей укучылары үзләренең технологик эшләнмәләрен уңышлы тәкъдим итеп, тирән белемнәрен, иҗади фикерләү сәләтләрен һәм яңалыкка омтылышларын күрсәттеләр. Аларның тырышлыгы һәм максатчанлыгы югары бәяләнде. 👏 Җиңүче команда укучыларын һәм аларның җитәкчесе Илмира Гимранованыһәм аның укучыларын ихлас күңелдән котлыйбыз! 🚀 Фотолар - Мөслим лицееннан. #Мөслим_мәгарифе