ИМИН КАНИКУЛЛАР – ИМИН БАЛАЧАК!
ИМИН КАНИКУЛЛАР – ИМИН БАЛАЧАК! Көзге каникул көннәрендә Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган профилактик әңгәмә узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова балаларга юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искәртте. Очрашуда мөһим темаларга игътибар бирелде: - Юлны ничек дөрес һәм имин кичәргә? - Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәк? - Автомобильдә йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә? Шулай ук укучыларга питбайклар турындагы фильм күрсәтелде. Балалар әлеге транспорт чаралары белән бәйле куркынычлар турында мәгълүмат алды. Юл хаталарны кичерми! Шуңа күрә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтү, аларны даими искәртеп тору аеруча мөһим. Каникуллар күңелле, ә юллар имин булсын! Хөрмәтле әти-әниләр, сез балаларыгыз белән юлда йөрү кагыйдәләрен еш кабатлыйсызмы? Фотолар – Алсу Ситдыйковадан. #Мөслим #МөслимИнформ #Иминлек #ЮлХәрәкәтеИминлеге #Михайловка #БалаларИминлеге
Канал в каталоге Максиметера
862 подписчиков · Новости