Перейти к содержимому
Максиметер

«ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ!»

«ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ!» Мөслим районында «Театр яктылыкка, нурга илтә» исеме астында театр айлыгы старт алды! Авылларыбызның үзешчән сәнгать коллективлары тамашачыларны театр сәнгатенең серле дөньясына чакыра. 27 октябрьдә беренчеләрдән булып Краснояр авылы үзешчәннәре сәхнә тотты. Алар тамашачыларга Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» драмасын тәкъдим итте. 3 ноябрьдә исә сәхнәгә Елгабаш авылы үзешчәннәре чыкты. Алар Г. Мөхәммәтшинаның «Буран исе» драмасын сәхнәләштерде. Авыл артистларының иҗатка мәхәббәте, тырышлыгы һәм сәхнәгә тугрылыгы аерым хөрмәткә лаек. Мондый чаралар авылларда мәдәни тормышны җанландыра, театр сәнгатенә кызыксынуны арттыра. Театр айлыгы дәвам итә! Алда безне яңа спектакльләр, кызыклы очрашулар һәм онытылмас сәхнә мизгелләре көтә! Ә сез авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрне карарга яратасызмы? Кайсы спектакль күңелегездә аеруча истә калган? Фотолар – район мәдәният йортыннан. #Мөслим #МөслимИнформ #ТеатрАйлыгы #АвылТеатры #Мәдәният #ҮзешчәнСәнгать

238 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.