🧺 Осталык, сабырлык һәм күңел җылысы бергә үрелгәндә...
🧺 Осталык, сабырлык һәм күңел җылысы бергә үрелгәндә... Җирлегебездә кул эше белән яратып шөгыльләнүчеләр аз түгел. Бу атнада яңа һөнәр үзләштерергә теләүчеләр Мөслим туган якны өйрәнү музеенда узган кәрзин үрү буенча осталык дәресендә катнашты. 🧶 Осталык дәресен райондашыбыз Лилия Морзаханова үткәрде. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкканнан соң, озак вакыт урын өстендә ятарга мәҗбүр булган Лилия, күңеленә юаныч табу өчен, яңа шөгыль үзләштерергә карар кылган. 🪴 Кәрзин үрү – борынгыдан килгән, бүген дә әһәмиятен югалтмаган һөнәрләрнең берсе. Элек әби-бабаларыбыз тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәрне көндәлек тормышта киң кулланган. Бүген исә тал кәрзиннәр белән беррәттән ротангтан үрелгән эшләнмәләр дә популярлык казана. ✨ Мондый кәрзиннәр көнкүрештә кирәкле әйбер генә түгел, ә йортка, бакчага, ишегалдына ямь һәм үзенчәлекле матурлык өстәүче бизәк тә! 🤝 Осталык дәресендә катнашучылар фикеренчә, мондый очрашулар милли традицияләрне саклау, кул эшләренә кызыксыну уяту һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен аеруча әһәмиятле. ❤️ Борынгы һөнәрләр онытылмый, алар оста кулларда яңадан-яңа сулыш ала! 💬 Ә сезнең кәрзин үреп караганыгыз бармы? Бәлки, арагызда бу һөнәрнең серләрен белүчеләр дә бардыр? Фикерләрегез белән комментарийда уртаклашыгыз! 🎥 Лилия Шәймиева, Динар Нуретдинов, Наилә Нәбиева видеосы.
Канал в каталоге Максиметера
863 подписчиков · Новости