Мөслимдә балалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган нард уены буенча триат...
Мөслимдә балалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган нард уены буенча триатлон турнирына йомгак ясалды 2–5 ноябрь көннәрендә мәктәптән тыш эш үзәгендә нард уены буенча өч көнлек зур турнир узды. Ярышларны районы хакимияте, мәктәптән тыш эш үзәге һәм Россия Нард федерациясе оештырды. Яшь спортчыларга үзләренең логик фикерләү сәләтен генә түгел, сабырлыкларын һәм чыдамлыкларын да күрсәтергә туры килде. Катнашучылар өч төрле дисциплинада – озын нард, кыска нард һәм блиц-спринтта тугыз тур уйнадылар. Турнирның Халыклар бердәмлеге көненә багышлануы да символик мәгънәгә ия. Интеллектуаль уеннар төрле буын кешеләрен берләштерә, яшьләрдә ихтыяр көче һәм максатчанлык тәрбияли. Соңгы йөрешкә кадәр киеренке көрәш Призлы урыннар өчен көрәш бик кызу барды. Турнир нәтиҗәләре буенча өч катнашучы 8әр очко җыйды. Җиңүчеләрне билгеләү өчен өстәмә Бухгольц коэффициенты исәпкә алынды. I урын – Самат Гыйзетдинов; II урын – Максим Шауберт; III урын – Булат Нәбиев. Һәр катнашучы игътибар үзәгендә Оештыручылар билгеләп үткәнчә, интеллектуаль спортта җиңелүчеләр булмый. Финалга кадәр барып җиткән һәр балага татлы бүләк һәм катнашучы сертификаты тапшырылды. Сертификатта күренекле шахматчы Хосе Рауль Капабланканың тәҗрибәнең кадерен белүгә багышланган канатлы сүзе дә урын алган. Кызлар арасында катнашкан Сөмбел Закирова һәм Камилла Шакирова да аерым мактауга лаек. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да яңа уңышлар, җиңүләр һәм кызыклы партияләр телибез. Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе
Канал в каталоге Максиметера
863 подписчиков · Новости