Перейти к содержимому
Максиметер

«Аягымны югалтсам да, чигенмәдем»: Ришат Мурадов укучыларга батырлык турында сөйләде

«Аягымны югалтсам да, чигенмәдем»: Ришат Мурадов укучыларга батырлык турында сөйләде Ришат – Мөслим егете. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында укып, диплом алгач, металл конструкцияләрне эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. 2023нче елның 25 маенда контракт төзеп, туган илебезне сакларга китә. – Бертуган энем Салават Майоров өлешчә мобилизациягә эләкте. Туганым янәшәсендә булырга, аны бәла-казалардан сакларга теләп, контракт төзергә булдым. Тик, кызганыч, икебезгә ике җирдә хезмәт итәргә туры килә. Мин Ерак Көнчыгышта хезмәт итәм. Анда һәрнәрсәнең кадерен аңлыйсың, – ди Ришат. Ришат булачак тормыш иптәше белән гуманитар ярдәм туплаганда таныша. Ул Ришатка батырлык эшләргә дә этәргеч бирә. – Өйдән еракта бик авыр. Төрле хәлләрнең шаһиты булырга, катлаулы һәм бик четерекле мәсьләләр чишәргә туры килә. Хәрби заданиене үтәгәндә, үлем белән күзгә-күз очраштык. Аягымны югалттым. Анда булган вакыйгалар, мизгелләр күңелгә уелып кала, андый вакытлар берәү-икәү генә түгел, – ди Ришат. Ришатның хәрби кушаматы Мурка булган. Мәчедәй җитезлеге, үҗәтлеге өчен бирелгән кушамат ул. – Күпләр миннән: “Ник киттең?” – дип сорый. “Бармасаң да була иде бит!” – дип әйтүчеләр дә бар. Мин илемне якларга кирәклеген аңладым. Бу – минем бурычым. Аеруча кыюлык һәм фидакарьлек таләп иткән катлаулы заданиеләрне үтәргә туры килде. Чигенергә дигән уй булмады. Исән калу, авырлыкларга түзү өчен ихтыяр көче булу гына аз. Анда гаилә, якыннар, кадерле кешеләр көч бирә, – ди Ришат. Җәрәхәтләре Ришатка кабат алгы сызыкка кайтырга мөмкинлек бирми. Ул, демобилизацияләнеп, туган ягына әйләнеп кайтты. Хәрби хезмәт аны күп нәрсәгә өйрәткән. Батырлыгы өчен Ришат Мурадов “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән. Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 30 октябрь саныннан укыгыз. Фото – Мөслим лицее архивыннан.

142 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.