Кабак согы блендер белән: 15 минутта әзер була!
Кабак согы блендер белән: 15 минутта әзер була! Апельсин, лимон кушмыйча гына бик тәмле кабак согы ясадым, сезгә дә куеп китәм, - ди Гөлнур Мустафина Кирәкле ингредиентлар: Кабак — 6 кг Шикәр комы — 700 г Лимон кислотасы — 3 чәй калагы Су — 4 литр Әзерләү ысулы: Кабакны чистартып, уртача кисәкләргә турыйбыз. Аларны тирән кастрюльгә салабыз. Өстенә 4 литр салкын су коеп, шикәр комы өстибез. Уртача утка куеп, кайнап чыкканын көтәбез. Кайнап чыккач, утны киметәбез һәм тагын 15 минут дәвамында пешерәбез. Кабак йомшарырга тиеш. Кастрюльне уттан алып, капкач белән каплап, 15 минутка суытырга калдырабыз. Массаны блендер ярдәмендә бертөрле кайнатма хәленә китергәнче изәбез. Пюрега 3 чәй калагы лимон кислотасы кушып, яңадан яхшылап болгатабыз. Катнашманы тагын бер кат кайнатып чыгарабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, нык итеп ябабыз. Наилә Нәбиева фотосы. #тәмлетамак #аш_су
Канал в каталоге Максиметера
863 подписчиков · Новости