ПРОФИТРОЛИ😍👍
ПРОФИТРОЛИ😍👍 Камыры бик җайлы ясала, ә эчлекне төрләндерергә мөмкин. Баллы итеп тә, эремчекле, балыклы итеп тә ясарга мөмкин👌 Кабымлыклар ясау өчен бик уңайлы👍 ✨Профитроли камыры өчен кирәк: 🔸 Су- 100 мл 🔸 Сөт- 100 мл 🔸 Он- 150 гр 🔸 Слив.май- 100 гр 🔸 Йомырка - 4 🔸 Тоз- чеметеп 🔸 Шикәр комы -1 чәй калагы ✨ Эш барышы: 🔸 Сөт+ су+ май+ тоз+ шикәр комын кайнатып чыгарабыз 🔸 Кайнап торган суга бөтен онны иләп салабыз һәм агач /силикон кашык белән тиз-тиз болгата башлыйбыз 🔸 Камыр берләшә, кәстрүл төбенә аксыл "налёт" чыга 🔸 Утны киметеп, 5 минут тирәсе болгатабыз- камырны "киптереп" (подсушивать) алабыз 🔸 Уттан алабыз, 5-6 минут суынгач (йомырка пешеп чыкмаслык булсын) берәмләп йомыркаларны кертә башлыйбыз 🔸 Һәр йомырканы керткән саен яхшылап болгатабыз 🔸 Камыр кашыктан әкренләп, куе итеп агып төшә торган була 🔸 Табага кәгазь җәябез,әзрәк майлап алабыз һәм араларын 3-4 см калдырып кондит.мешоктан яисә кашык белән салып чыгабыз 🔸 Өсләренә су бөркеп алырга була, ярылып китмәсен өчен 🔸 200дә 15 минут, соңыннан 180 дә 10-15 минут пешә 🔸 Пешкән вакытта духовка ишеген ачып карага ярамый!!! 🔸 Пешеп чыккач, духовка ишеген ачып куеп, профитролиларны 5 минут алмый торырга була ✨Эчлек өчен кирәк: 🔸 Сливки 33%- 300 гр 🔸 Шикәр пудрасы - 2 аш кашыгы 🔸 Пикка килгәнче болгатырга ✨ Кондит.капчыгы/чәй калагы белән эчлекне салабыз 🔸 Өстенә шикер пудрасы сибәргә мөмкин Тәмле булсын!