КОРЕЯЧА КИШЕР яки МОРКОВЬ-ЧА
КОРЕЯЧА КИШЕР яки МОРКОВЬ-ЧА Шушы кишерне салатларга, шаурмага кушу өчен еш ала башлагач, өйдә үзебез ясап карарга булдык. Бик уңышлы чыкты. 👌😋 Салат өчен кирәк: 🔸Кишер - 0,5 кг 🔸Тоз-1 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 1 чәй калагы 🔸Кориандр - 0,5 чәй калагы 🔸Кара борыч - якынча 0,5 чәй калагы 🔸Кызыл (кайенский) борыч- чеметеп 🔸Сарымсак - 2 бөртек 🔸Сыек май - 100 мл 🔸Суган - 1 ✨0,5 кг кишерне кыргычтан чыгарбыз. ▪️Тоз, шикәр комы, кориандр, сарымсак, борычларны салып яхшылап болгатабыз, кул белән изәбез. ▪️ Суганны 100 мл майда кыздырабыз, кызгылт төскә кергәнче. ▪️Суганын сөзеп, кайнар майны кишер өстенә агызабыз. ▪️Яхшылап болгатып төнгә суыткычка куябыз. Тәмле булсын!