ПИРОЖКИЛАР😋👌
ПИРОЖКИЛАР😋👌 Бу пирожкиларны бәрәңге боламыгы һәм сосиски салып пешердем. Камыры бик ошый, бик еш шуны кулланам. "Тесто как пух" дип атала иде интернетта. Йомырка+яшел суган, кәбестә салып та пешереп караганым булды - шәп була👌 Икенче көнгә калса да йомшак була. ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Он - 400 грамм тирәсе 🔸Кефир - 250 грамм 🔸Сыек май - 125 грамм 🔸Коры чүпрә - 10 грамм 🔸Тоз - 1 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 1 аш кашыгы ✨Эчлек өчен: 🔸сосиски 🔸бәрәңге боламыгы ✨Эш барышы : ▪️Иләнгән онның яртысына чүпрә кушып болгатабыз ▪️Әзрәк җылытылган (35-37 градус) кефирга сыек май, тоз, шикәр комы салып болгатабыз һәм чүпрәле онга салабыз ▪️әкренләп болгата-болгата он өстибез ▪️кулга ябышмый башлагач , он җитте дигән сүз ▪️камырны тактага салып 10 минутлап басабыз ▪️30 минут ял иттерәбез ▪️камырны җәябез, эчлекне салып пирожки ясыйбыз ▪️өстенә йомырка сарысы сөртәбез ▪️180дә 25-35 минут тирәсе пешә Чәйләрегез тәмле булсын!