БАЛЫК😋💗👍
БАЛЫК😋💗👍 Бик тәмле итеп балык пешерү ысулын язып китәм әле. Балык сусыл булып пешә! 👍 Кылчыгы әзрәк булган балык өчен бик яхшы рецепт👍 ✔️Рецепт өчен кирәк : 🔸балык 🔸помидор 1-2 🔸суган 🔸сыек май 🔸сыр 🔸тоз, борыч, тәмләткеч 🔸майонез ✔️Эш барышы : 🔸балыкны юып, корытып тәлинкәгә салабыз 🔸ике ягына да сыек май/зәйтүн мае сөртәбез 🔸тоз, борыч, тәмләткечләр сибеп ышкыйбыз 🔸табага урнаштыргач өстенә туралган суган/кызыл суган/порей салабыз 🔸вак шакмаклап туралган помидор кушабыз 🔸әзрәк майонез сөрәбез 🔸сыр кырабыз 🔸30-35 минут 180дә пешә Бик тәмле итеп пешкән балык әзер! Тәмле булсын!