ЭРЕМЧЕКЛЕ ПИРОГ😋👌
ЭРЕМЧЕКЛЕ ПИРОГ😋👌 Пирог кына түгел, пирожный дип әйтерлек моны 😃💞 Карап торышка да матур❤️ тәме дә бик тәмле😋 ✨️Эремчекле өлеш өчен кирәк : 🔸Эремчек - 400 грамм 🔸Йомырка - 1-2 🔸Шикәр комы - 1 стаканга якын 🔸Ванилин ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Йомырка - 3 🔸Шикәр комы - 150-200 грамм 🔸Көнбагыш мае - 3-4 аш кашыгы 🔸Он - 250 грамм тирәсе 🔸Разрыхлитель - 2 чәй калагы 🔸Какао - 3 аш кашыгы ✨Эш барышы: 🔸Эремчек +йомырка +шикәр комы +ванилинны кушып, блендер белән болгатабыз массаны полиэтилен пакетка салабыз 🔸️камыр өчен йомырканы миксер белән яхшылап болгатабыз, шикәр комы салып тагын яхшылап күпертәбез 🔸️көнбатыш мае салып болгатуны дәвам итәбез 🔸️разрыхлитель +какао+онны иләп, болгата-болгата, әкренләп кертәбез 🔸кәгазь җәелгән табаны ак май белән майлыйбыз һәм камырны салып, тигезләп куябыз 🔸️камыр бик сыек булмасын, куе каймак кебегрәк булды минем 🔸️эремчекле пакетның почмагын кисеп алабыз да, камыр өстенә буй-буй итеп сыгып чыгарабыз 🔸️аркылыга да сызып чыгабыз 🔸️камыр өстенә шакмак ясап чыккан кебек була 🔸️пешкәндә эремчекле өлеш әкренләп аска төшәчәк 🔸️180дә 30-35 минут пешерәбез Бик матур һәм бик тәмле була! Өстен эретелгән шоколад белән бизәп җибәрсәгез пирожный кебек булачак! 👌💞😋 Чәйләрегез тәмле булсын!