Табада гына пешерелә торган ХАЧАПУРИ 😋👌
Табада гына пешерелә торган ХАЧАПУРИ 😋👌 Кайнар килеш телләрне йотарлык була! 😋 Хачапури ясау өчен кирәк: 🔸Он - 3 стакан 🔸Кефир - 1 стакан 🔸Йомырка - 2 🔸Тоз - 1 чәй калагы 🔸Шикәр комы - 1 чәй калагы 🔸Сода - 0,5 чәй калагы 🔸Сыек май - 1 аш кашыгы 🔸Сыр - 400 грамм 🔸Слив.май - 50 грамм ✨Кефирга йомырка, шикәр комы, тоз, сыек майны салып, яхшылап болгатабыз. ▪️2 стакан онны иләп(1 стакан онны калдырып торабыз) сода салып, кефирга кушабыз. ▪️Калган онны әзләп өсти-өсти йомшак камыр басабыз. Камыр йомшак булсын, әзрәк кулга ябышырга да мөмкин. Он күбрәк китсә, хачапури каты булачак. ▪️Камырга салфетка каплап ял итттерәбез. ▪️Шул арада эчлек ясыйбыз. Сырны эре кыргычтан кырып, 1 йомырка белән болгатабыз. Эчлек әзер. ▪️Камырны 9 өлешкә бүләбез. ▪️Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез ▪️Уртасына эчлекне салабыз ▪️Кырыйларын каплаштырып түгәрәклибез ▪️Әкренләп ике ягыннан да җәеп алабыз ▪️Майсыз табада ике яктан кыздырып алабыз Аш янына да, чәй янына да бик тәмле була!