ДУХОВКАДА ПЕШКӘН ИТ😋👍
ДУХОВКАДА ПЕШКӘН ИТ😋👍 Сарык, бәрән итләрен тәмле итеп пешерү өчен шәп рецепт! Кабырга, муен өлешләре аеруча тәмле була. ✔️Әзерлибез : 🔸Ит 🔸Аджика 🔸Соевый соус 🔸Бал 🔸Тоз, борыч 🔸Томат пастасы ✔️Эш барышы : 🔸Зур булмаган кисәкләргә бүленгән итне юып киптерәбез 🔸Томат пастасы, аджика, бал, тоз, борычны бергә болгатабыз һәм иткә сылыйбыз 🔸Ит салган савытның өстен каплап суыткычка куябыз 🔸Төн дәвамында суыткычта торса тәмлерәк була 🔸180-190да 2 сәгать пешерәбез 🔸Өстен ачып, шулпалырак булса икенче савытка салып, гриль режимында ике яклап 20 минут кыздырып алабыз 🔸Яшелчә, салатлар белән бик тәмле була 😋👍 Ашларыгыз тәмле булсын! Татарча_рецептлар