КАБАКТАН КРЕМ-АШ 👌😋Пешерүе дә бик җиңел. Җиңелчә аш яратучылар өчен менә дигән! 👍
КАБАКТАН КРЕМ-АШ 👌😋Пешерүе дә бик җиңел. Җиңелчә аш яратучылар өчен менә дигән! 👍 ✔️Аш пешерү өчен кирәк : 🔸Кабак 🔸Кишер 🔸Бәрәңге 🔸Сливки 🔸Тавык ите /бекон 🔸Копчёная (ысланган) паприка 🔸Укроп/яшел суган 🔸Тоз, борыч 🔸Каймак 🔸Сохари ✔️Эш барышы : 🔸Эре шакмаклап туралган кабак, бәрәңге, кишерне 20 минутлап пешереп алабыз (суы күп булмасын, өстенә чыгар-чыкмас) 🔸Суын агызып, блендер белән болгатабыз, тоз сибәбез 🔸Сливки салып, берничә минут кайнатып алабыз 🔸Пешкән тавык ите /беконны кисеп салабыз 🔸Укроп, паприка сибәбез 🔸Тостерда кыздырылган булканы кисеп куябыз, яисә шакмаклап турап ашка салабыз 🔸Каймак салып, табынга бирәбез 🔸Ашка нәрсәләр салу һәр кешенең теләгенә карап үзгәрергә мөмкин Ашларыгыз тәмле булсын!