ШОКОЛАДЛЫ ПЕЧЕНЬЕ 😋❤️
ШОКОЛАДЛЫ ПЕЧЕНЬЕ 😋❤️ Тагын бик җайлы гына рецепт таптым әле. Бик тәмле печенье була 😋😋 Һәрвакыт кул астында булган әйберләрдән пешерелә. ✔️Печенье пешерү өчен кирәк : 🔸Он - 120 грамм 🔸Йомырка - 1 🔸Шикәр комы - 100 грамм 🔸Сыек май - 60 грамм 🔸Какао - 30 грамм 🔸Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы 🔸Сода - калак очында 🔸Ванилин 🔸Тоз - чеметеп , ✔️Эш барышы : 🔸Он, көпшәкләндергеч, сода, какаоны бер савытка илибез һәм болгатабыз 🔸Йомырканы тоз, шикәр комы белән күпертәбез һәм сыек майны салып болгатабыз 🔸Ванилин да кушып җибәрергә була 🔸Барысын берләштерәбез һәм кечкенә түгәрәкләр ясап кәгазь җәелгән табага тезәбез 🔸180дә 20-25 минут пешә 🔸Пешү белән йомшак була, әзрәк торгач кетердәп тора башлый Чәйләрегез тәмле булсын!