КЫЗДЫРЫЛГАН ТАВЫК❤️😋
КЫЗДЫРЫЛГАН ТАВЫК❤️😋 Тавык кыздыруның әллә ни сере юк кебек инде. Тавык кисәкләрен берничә сәгатькә маринад белән болгатып куям. ✔️Маринад өчен кирәк : 🔸Томат пастасы 🔸Соевый соус 🔸Имбирь салынган бал 🔸Тәмләткечләр(тоз, борыч, үләннәр) ✨Имбирьлы балны кышка күпләп ясап куям. Имбирь тамырын кыргычтан кырып, балга салып болгатам да кечерәк банкаларга тутырам. Һәр көн җылы суга 1-2 чәй калагы салып эчәм. Тәмле дә, файдалы да. Лимон да салырга була, ләкин алай иткәндә бик озак сакланмый. ✔️Эш барышы : 🔸Әзерләгән әйберләрдән маринад ясыйбыз, тавыкны болгатып, берничә сәгать тотабыз 🔸180дә 45-50 минут пешерәбез дә икенче ягын әйләндереп кыздырабыз 🔸Алыр алдыннан өстен кыздырып алам 🔸Янына бәрәңге куеп пешергәнне дә бик яраталар Ашларыгыз тәмле булсын!