ХАНУМ❤️😋
ХАНУМ❤️😋 Үзбәкләрнең милли ризыгы. Манты яратучылар өчен шәп ризык! Тиз һәм җиңел әзерләнә. ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Он- 2 стакан 🔸Су- ярты стакан 🔸Сыек май - 2 аш кашыгы ✔️Эчлек өчен кирәк : 🔸Ит(мин фарштан ясадым) 🔸Бәрәңге - 3-4 🔸Суган - 1-3 🔸Тоз, борыч, тмин 🔸Ак май ✔️Эш барышы : 🔸Камырны басабыз һәм пленкага төреп 30-40 минут ял иттерәбез 🔸Фаршка ваклап туралган бәрәңге, суганны һәм тәмләткечләрне салып болгатабыз 🔸Камырны 2гә бүләбез, бер кисәкне бик юка итеп җәябез 🔸Эчлекне камыр өстенә җәябез һәм рулет итеп төрәбез 🔸Баш-башларын беркетеп, майланган манты табасына куябыз 🔸мин үзем мультиваркада "На пару" режимында 40 минут пешердем 🔸Камырның икенче кисәгеннән дә шундый рулет ясап пешерәбез 🔸Пешкән рулетны ак май белән майлыйбыз 🔸Төрле соуслар, кетчуп яисә кибет каймагы белән ашарга мөмкин Ашларыгыз тәмле булсын!