ШОКОЛАДЛЫ, БАНАНЛЫ КЕКС💗👍😋
ШОКОЛАДЛЫ, БАНАНЛЫ КЕКС💗👍😋 Бик тәмле, коры булмаган һәм биик шоколадлы кекс! 👍Браунига охшаш. Әгәр өйдә өлгереп яткан бананнар бар икән- шушы кексны пешерегез😋 ✔️Кекс өчен кирәк : 🔸банан - 2-3 🔸йомырка - 3 🔸шикәр комы - 165 грамм 🔸сыек май - 90 грамм 🔸он - 175 грамм 🔸какао - 55 грамм 🔸сода - 5 грамм 🔸разрыхлитель - 7 грамм 🔸тоз - 0, 5 чәй калагы 🔸ванилин 🔸шоколад (темный) - 90 грамм ✔️Ганаш өчен кирәк : 🔸шоколад - 90 грамм 🔸сөт - 75 грамм ✔️Эш барышы: 🔸йомырканы шикәр комы кушып күпертәбез 🔸чәнечке белән изелгән бананны, сыек майны салып болгатабыз 🔸онга сода, разрыхлитель, какао кушабыз, иләп, йомыркага салабыз 🔸тоз сибәбез, ваклап туралган шоколадны кушып яхшылап болгатабыз 🔸табаны ак май белән майлыйбыз һәм әзрәк какао сибәбез 🔸180дә 50 минут тирәсе пешә, артык тормасын- корырак булып китүе мөмкин 🔸шоколад һәм сөтне газда җылытып алабыз, яхшылап болгатабыз 🔸әзрәк суына төшкән кексның өстен ганаш белән бизибез, мин чикләвек ваклап та сиптем Чәйләрегез тәмле булсын!