Дәвамы
Дәвамы ✔️Эш барышы: ▪️Онга шикәр комын, разрыхлитель, тозны салып болгатабыз ▪️каты майны кырып уабыз ▪️2 йомырка сарысына әзрәк алма уксусы салып болгатабыз ▪️йомырканы онга кушабыз һәм валчык хәленә килгәнче берләштерәбез ▪️камырны суыткычка куябыз ▪️эчлек өчен эремчеккә 2 йомырка, тоз, шикәр комының бер өлешен, какао өстәп, блендер белән яхшылап болгатабыз ▪️2 йомырка агына әзрәк тоз сибеп, миксер белән болгатабыз, шикәр комын өстәп яхшылап кабартабыз ▪️эремчеккә йомырка агын 3кә бүлеп, әкренләп кертәбез ▪️бик әкренләп кенә болгатабыз, күперүе бетмәсен ▪️табага кәгазь җәеп, аска 1 өлеш камыр салына, баскалап куябыз ▪️эремчекнең яртысын салабыз, өстенә 1 өлеш камыр һәм эремчекнең икенче яртысы ▪️өстенә калган камырны салып 180дә 50-55 минут пешерәбез ▪️30 минут торгач өстенә фольга куйдым ▪️пешкән арада кибет каймагына шикәр пудрасы салып болгатабыз ▪️2 чәй калагы каймакны алып, какао өстибез ▪️пешкән пирогка кайнар килеш каймакны сылыйбыз, какао салынганы белән бизәк ясыйбыз суынгач кисәбез