Озакламый авылыма кайтам — 11 июня 2026 г. в 18:12:59.110
Озакламый авылыма кайтам Куркып торам әле кайтырга. Хәтирәләр йөрәгемне телә Әнкәем юк каршы алырга. hәрбер почмак саен- әнкәм эзе Тик үзе юк - ничек түзәргә? Әнкәемне өзелеп сагынудан Йөрәк кылым тора өзелергә. Вакыт дәва диләр- дөрес түгел, Яшисең син барыбер өзелеп. Сиңа газиз булган кешеләрне Буламы соң...булмый онытып. Тик сурәттән генә әнкәй хәзер Шатлангандай карап тора миңа. Озакламый кайтам, әнкәй-бәгърем, Ник дәшмисең инде кызыңа?... Телефондагы синең номерыңны Көн дә җыя минем бармаклар. Тик җавап юк...Җир астыннан Ишетелмидер шул тавышлар... Сагындым, бик сагындым, әнкәй Өзелепләр килә күрәсем. Елый-елый үбеп кочаклыймын Кулымдагы синең сурәтне. Догалар да укыйм, тик барыбер Өзелеп сагынам сине, әнкәем Юксынамын сине иртә-кичен Сагынуым арта көн саен. Рүзилә Гатауллина

