Күпне өмет итмим тормышымнан - — 6 июня 2026 г. в 18:00:01.772
Күпне өмет итмим тормышымнан - Бирәсене инде биргәндер. Миңа гына тиеш булганнары Озак көттермичә килгәндер... Кулларыма алсам мин артыгын, Күтәрәлмәс иде беләкләр. Һәркемнең дә була тормышында, Кабул булмый калган теләкләр. Кайберләре - уйда булганнары, Онытыла, кала үткәндә. Искә төшә бик күп еллар узгач, Гомер күперләрен сүткәндә. Риза булып яшим тормышымнан, Тиешлесен инде биргәндер... Күпне өмет итеп аздан калсам Кыен булачагын сизгәндер... Гөлфизә Кәлимуллина

