Язмышыма беркөн сорау бирдем: — 5 июня 2026 г. в 18:24:22.903
Язмышыма беркөн сорау бирдем: «Нигә һаман мине сыныйсың?» Ә ул миңа көлеп жавап бирде: «Сабыр бит син, беләм, сынмыйсың». Язмышыма кабат сорау бирдем: «Юриме соң миннән көләсең?» Ул елмаеп миңа җавап бирде: «Түземлегең беләм, түзәсең». Язмышыма тагын сорау бирдем: «Күп калдымы әле түзәсем?» Ул уйланып миңа җавап бирде: «Гомер буе, балам, түзәрсең. Сынауларсыз булса тормыш юлың, Бәхетләрнең кадерен белмәссең…» Айзәрә Нәбиуллина

