Тормыш авыр диеп зарланма син, — 2 июня 2026 г. в 18:00:04.229
Тормыш авыр диеп зарланма син, Шөкер итеп өйрән яшәргә. Тәнең исән, сулар hаваң булгач Нигә кирәк алай дәшәргә?! Зарланма син,үкенүең бар бит, Ишетер дә Аллаһ бер мәлне, Күпкә авырырак тормыш бирер, Кичерә алырсыңмы шул хәлне. Тормышыңа шөкер итеп кенә Яши алсаң әгәр зарланмый, Бәхет сине үзе эзләп табар, Гомерләрең узар хурланмый. Зарланма син, зарың булса, оныт, Сәламәтлек телә һәркемгә. Матур уйлар ташламасын бер дә, Канәгать бул туган һәр көнгә! Гөлфия Гизатова

