Ашыга-ашыга кайтып барам әле, — 19 июня 2026 г. в 18:00:01.900
Ашыга-ашыга кайтып барам әле, Туган якка, әнкәй янына. Туган якка кайтсам,тоела гел, Кайтан кебек бала чагыма. Юл чатында әнкәй көтеп тора, Каш өстенә куеп кулларын. Гомерләре үтә әнкәйләрнең, Көтеп шулай кыз һәм улларын. Кайтам әнкәй, кайтам яннарыңа, Кочып-кочып килә үбәсем! Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап: "Бик сагындым әнкәй!"-диясем. Күкрәгеңә мине назлап кочып, Чәчләремнән сыйпап алырсың. Ә иртәдән,таңнар атканчы ук, Ашыга-ашыга камыр салырсың. Рәхмәт әнкәй син булганың өчен, Балаларым диеп яшисең. Кайчагында озак кайтмасак та, Рәнҗемисең, һични дәшмисең. Халидә Асхадуллина

