Авылымның тузанлы юлларын — 18 июня 2026 г. в 18:00:04.546
Авылымның тузанлы юлларын Ятып үбәр булам кайчагын. Шул юлларда калган балачагым. Шул юллардан үткән яшь чагым. Тузан гына димә...Шул юлларда Эзем калган. Гомер эзләрем... Үттек кышын, карга чума-чума. Бата-бата үттек көзләрен. Туган йортка илтә шушы юллар. Әнкәй көткән газиз өемә. Барсын гына иде дә бит гомер Шулай әнкәй булган көенә. Шушы юлдан киттек еракларга. Инде күпме юллар үтелде... Авыл юлы – безне ераклардан Тартып торган тамыр шикелле... Физәлия Дәүләтгәрәева

