Сүккән чагым булды язмышымны... — 15 июня 2026 г. в 18:00:04.673
Сүккән чагым булды язмышымны... Белми кылдым кайчак ялгышымны. Каршы килмәдем мин күңелемә - Үкенмимен узган гомеремә. Йөрәгем кушканча мин яшәдем Кадерен белеп һәрбер көнемнең, Шөкер итәм - яшим һәм борчылмыйм, Рәнҗетмәдем кеше күңелен. Тайпылсам да тормыш сукмагыннан, Язмадым мин тормыш юлыннан, Егылганны күрсәм юлларымда Ярдәм иттем - килсә кулымнан. Дөнья көткәч булыр... Булмый калмас... Гөнаһысыз беркем булалмас... Күбрәк кылыйк әле изгелекләр - Кылган гамәл җирдә югалмас! Илһам Якупов

